1960 нче ел
Илдә беренче буларак, туган авылы Мостафада музеена нигез салына.
1964 нче ел
Шәһәр тибындагы Җәлил бистәсендә М.Җәлил музее нигезләнә (1992 елдан – Хезмәт Даны музее).
1966 нче ел
Казанда Җәлилгә һәйкәл куела (сынчы – В.Е.Цигаль, архитектор – Л.Г.Голубовский).
1968 нче ел
Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясе булдырыла (1997 елдан – Муса Җәлил исемендәге Республика бүләге). Беренче лауреатлар – шагыйрь Илдар Юзеев һәм сынчы Васил Маликов.
1968 нче ел
Ике кинофильм төшерелә: «Кызыл ромашка» («Красная ромашка», режиссер – Лотар Беллаг (ГДР) һәм «Моабит дәфтәре» («Моабитская тетрадь», режиссер – Леонид Квинихидзе).
1970 нче ел
Минзәлә педагогика училищесында мемориаль музее ачыла.
1983 нче ел
Казанда музей-фатиры ачыла. Балтач районының Карадуган авылында да М.Җәлил музее ачыла.
2020 нче ел
Татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен йөрткән очкыч «Казан» халыкара аэропортына очып килә.
2023 нче ел
Санкт-Петербургның Калинин районындагы 146 нчы мәктәбенә Муса Җәлил исеме бирелә.
2024 нче ел
Кормашчы-җәлилчеләр турында «Кара урман» («Черный лес», режиссер – Радик Кудояров) фильмы төшерелә.
2025 нче ел
Биектау районындагы Ташлы Кавал авыл җирлегендә «Моабит дәфтәре» скульптура-композициясе ачыла (композиция шушы авылда туып-үскән эшмәкәр, иганәче Рифат Исламов һәм аның абыйсы – эретеп ябыштыру остасы Ринат Гыйбадуллин тарафыннан булдырылган).