«Моабит дәфтәрләре» – Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Моабит шигырьләрендә шагыйрьнең шәхси образы, кичерешләре, фәлсәфи уйланулары аша кеше рухының бөеклеге, куркусызлыгы, гуманистик табигате, гаделлек һәм хаклык тантанасына якты ышанычы, туган иленә, туган халкына чиксез мәхәббәте гаҗәеп зур эмоциональ көч һәм сәнгатьчә камиллек белән гәүдәләнә.
Моабит шигырьләре шагыйрьне әдәбиятның бөтен дөнья орбитасына алып чыкты. Бу шигырьләр, СССРдагы барлык милли телләргә тәрҗемә ителүдән тыш, инглиз, француз, испан, немец, гарәп, япон, венгр, румын, чех, корея һәм башка чит ил халыклары телләрендә дә кат-кат басылдылар.
Әсирлектә тудырган поэтик иҗаты – бөтен дөньяга мәшһүр «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясенә (1957) лаек булды. Премия өчен тиешле акча М.Җәлил варисларына, аерым алганда, хатыны Әминә Котдус кызына, Чулпан Муса кызына, Альберт Муса улына һәм Люция Муса кызына тигез итеп бүлеп бирелгән.