1906 нче ел 15 нче февраль
Оренбург өлкәсендәге Мостафа авылында алтынчы бала булып дөньяга килгән.
1913 нче ел
Алты яше дә тулып җитмәгән Мусаны «Хөсәения» мәдрәсәсенә укырга бирәләр.
1915-1916 нчы еллар
Иҗат белән чын-чынлап шөгыльләнә башлый. 1919 нчы елда «Кызыл йолдыз» газетасында «Бәхет» шигыре басыла.
1922 нче ел, октябрь
Казанга килә һәм «Татарстан» газетасында күчереп язучы булып эшли башлый. 1923-1925 нче елларда Казан педагогика институтының рабфагында укый.
1939-1941 нче еллар
ТАССР Язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе вазифасын башкара.
1941 нче ел 13 нче июль
Армиягә алына. Башта ул рядовой кызылармияче булып хезмәт итә, аннары политработниклар әзерләү курсларына укырга җибәрелә.
1941 нче ел, декабрь
Өлкән политрук вазифасында Мәскәү аша фронтка китә (февраль, 1942).
1942 нче ел, 26 нчы июнь
Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында М.Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә.
1944 нче ел, февраль
Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше» алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә.
1944 нче ел 25 август
Плетцензее төрмәсендә унбер каһарманның гомере өзелә.
1956 нче ел 2 нче февраль
СССР Югары Советы Президиумы Указы белән, Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.